“Эх, ямьле син балачагым”
Өлге авылы китапханәсе каршында, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Эх, ямьле син балачагым” дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Максаты: яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар чын художниклар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә — аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
Китапханәче Салихова Альбина.