Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Җиңү кайтавазы мәңгелек!"

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72  ел уңаеннан, 8 май көнне  мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә  "Җиңү кайтавазы мәңгелек!" дигән тантаналы митинг үткәрелде. Митингны авыл җирлеге башлыгы Хабибуллина Рашидә Гаян кызы Ра  ачып җибәрде. Очрашуны алып баручы сугыш елларында халкыбыз батырлыгы турында сөйләде.  Сугыш кырларында үлеп калган, кайтып та бүгенге көндә безнең арабызда булмаган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алгач һәйкәлгә венок, чәчәкләр салдылар.  Кичә барышында ветераннарыбыз  сугыш чоры хатирәләрен яңарттылар, күргән авырлыкларын искә алдылар, илебезгә тынычлык, бүтән сугышлар булмавын теләделәр. Очрашу ветераннар чыгышы һәм үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Бөек Җиңү темасына багышланган шигырьләр, җырлар тыңланды. Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килгәннәр иде. Бәйрәм ахырында җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын, яшь егетләрнең, ирләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, аналар күз яше түкмәсен, дигән теләкләр яңгырады.

Бәйрәмнең икенче өлешендә чәй табыны оештырылды. Тамашачылар игътибарына "Җиңү бәйрәме – изге бәйрәм" исемле китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды.