Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Без - табигать дуслары”

Китапханәдә экология буенча “Без - табигать дуслары” дигән "Библиотөн" интеллектуаль уены үткәрелде. Әлеге чарага төрле яшьтәге китап укучылары кунакка чакырылган иде. Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата кайгыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

5 турдан торган уенда балалар экологик темага кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, табигать турында мәкальләрне җыйдылар, башваткычлар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар. “Табигать - тиңсез хәзинә” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым, презентация карадык.