“Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә”
Бөек шагыйрь Г. Тукайның тууына 131 ел уңаеннан китапханәдә “Мәңге яши Тукай безнең күңеләрдә” дигән КВН үткәрдек. Бу чараның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.
КВН да “Шүрәле” һәм “Су анасы” командалары үзара көч сынашты.
“Җавап тап”, “Кайсы җавап дөрес”, “Мәкальне дәвам ит” һәм башка кызыклы бәйгеләрдә укучылар бик теләп катнаштылар.2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттеләр, Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Шуннан соң балалар шагыйрьнең иҗатына багышланган презентация карадылар, “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән стенд-күргәзмәне кызыксынып күзәттеләр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Викторина бик кызык, мавыктыргыч булды.
14 бала катнашты.