“Балалар күңеленә юл”
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова апрель аенда олы юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Өлге авыл китапханәсендә бәйге-уен уздырылды. Бу уеның максаты: Укучыларны шагыйрәнең китаплары белән кызыксындыру; иҗатына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү.Чарада 1-6 сыйныф укучылары катнашты.
Иң беренче итеп шагыйрәнең биографиясе белән таныштырып киттем, балалар Йолдыз апаларының видеомөрәҗагатен тыңладылар, презентация карадылар.Уенда ике команда көч сынашты: “Хыял” һәм “Батыр”.
Ике команда да уенда бик актив булдылар, уенар кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Уен араларында балалар Йолдыз Шәрәпованың шигырләрен сөйләделәр. Уеннар белән генә чикләнеп калмадык, шулай ук, китапханәдә “Балалар күңеленә юл” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.