“Хуш киләсез, кошкайлар!”
31 апрель көнне Өлге авыл китапханәсендә, китапханәче Салихова Альбина халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән “Хуш киләсез, кошкайлар!” дигән викторина уены үткәрде. 13 бала катнашты
Максат:
Чараның максаты булып балаларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату. Бу уенда ике команда катнашты. Сыерчыклар һәм карлыгач командалары.
Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, сынамышларны искә төшерделәр, кроссвордар чиштеләр һәм башка турларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан “Күчмә кошлар безгә яз алып килде!” темасына презентация карадылар. Уеннар уйнадылар. Балаларга уен-викторина бик охшады, алар кошларны сакларга, киләчәктә дә ашатырга дигән теләк белдерделәр.