Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Кемнең миллионер буласы килә?”

    Ватанны саклаучылар көненә карата гаиләләр арасында “Кемнең  миллионер буласы  килә?” дигән уен тамаша уздырылды. Бу уенда өч гаилә катнашты. Җиңүче булып Минкиннар гаиләсе 580 балл җыеп беренче урынга  чыкты.Шаякберова Айгөл башкаруында Муса Җәлилнең “Кичер илем”     шигырен тамашачы ут йотып тыңлап утырды.  Китапханәдә “Солдатта булган диләр” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балалар күргәзмә янында шигырләр сөйләделәр.