"Татар телендә сөйләшәм тату гаиләмдә"
Өлге авыл китапханәсендә төрледән-төрле матур кичәләр уздырылып тора. Күбрәк эшне гаиләләр белән алып баруны максат итеп куйдым. Китапханә белән гаилә арасында үзара аңлашып, уртак максат белән эшләү тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләрен бирә. Шул уңайдан 12 март көнне китапханәдә “Татар телендә сөйләшәм тату гаиләмдә” дигән гаилә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм бергәләп Туган тел җырын җырлау белән башланып китте. Алып баручы Әдилә бәйрәмгә килгән барлык кунакларны гаилә бәйрәме белән котлады һәм һәрбер гаилә белән таныштырды. Бәйрәмдә дүрт гаилә катнашты: Саляховлар, Гариповлар, Сергеевлар, Шаякбаровлар гаиләләре. Викторина 12 турдан торды. Катнашкан гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, осталыкларын, булганлыкларын шушы конкурсларда күрсәттеләр. Кичә ахырында “Иң җитез гаилә”, “Иң тапкыр гаилә”, “Иң тырыш гаилә”, “Иң зирәк гаилә” номинацияләре бирелде, бүләкләр тапшырылды. Җырлы-биюле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.