"Миллек бәйләү серләре"
Белеп бәйләнгән миллекнең файдасы күп. Каен миллеген ясау өчен яшь агач сайлана. Миллекне керәшеннәрнең Питрау көненә кадәр агач яфраклары яшь, нык чакта әзерләнә. Июль урталарына кадәр җыйсаң да була. Монда иң мөһиме - агачның алкаланмаган булуы шарт.Себеркене тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәзерләргә ярамый. Аны бары тик кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлиләр. Ботакларны иң яхшысы иртәнге якта, чык кипкәннән соң җыярга кирәк. Себерке өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындыралар.
Балаларны миллек җыю серләренә Шайхутдинов Рашит абый белән Салихов Илгиз өйрәттеләр.