"СПИД - куркыныч чир”
1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне. Шул уңайдан китапханәдә 9-10 сыйныф укучылар белән "СПИД - куркыныч чир” темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Максат: Укучыларны СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; статистик мәгълүматлар белән танышу; ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү.
Укучылар ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруын булдырмый калу һәм башка профилактик чаралар турында сөйләштеләр, “СПИД – пролема века” дигән электрон презентация карадылар, үз фикерләрен әйттеләр. Шулай ук “Я за жизнь, я против СПИДА” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.