Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Мәүлид" бәйрәме

    Изге мәүлит ае уңаеннан 9 декабрь көнне  китапханә, мәдәният йорты, авылыбызның дин әһелләре катнашында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Китапханәче тарафыннан “Мәүлид бәйрәме котлы булсын” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсе авыл  мәчете имамы Мөнир хәзрәтнең сәламе һәм багышлау догасы белән башланып китте. Бәйрәмдә Кукмарадан да  кунаклар катнашты. Райнур хәзрәт пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук бу кичәдә тәкъбир әйтелде, мәүлид касыйдәсен укып рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды. Күркәм кичә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.