“Рәхмәт сезгә, исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар”
8 май көнне Мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Рәхмәт сезгә, исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар” дигән митинг үткәрелде. Аңа сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Мәктәп укучылары, дедсад балалары бик матур монтаж һәм концерт күрсәттеләр.Алар сугыш турында шигырьләр сөйләгәндә, җырлар башкарганда өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Авыл мулласы Мөнир әрвахлар рухына багышлап дога укыды.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар. Алга таба сугыш һәм тыл ветераннары мул итеп әзерләнгән табыннар артында яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Ветераннарыбыз өчен “Казаннан Берлинга кадәр” дигән документаль фильм күрсәтелде.
Бәйрәмнән ветераннарыбыз рәхмәтләр әйтеп , җирдәге тынычлык, күгебез зәңгәр чиста булсын иде дип таралдылар.