Туембашская сельская библиотека - филиал № 46

“Муса Җәлил- балаларның якын дусты”

15 февраль патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Муса Җәлил- балаларның якын дусты” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Балалар белән М. Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Аның балаларга багышлап язылган һәм сугыш елларында иҗат иткән шигырьләрен тыңладык. Шулай ук М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышында көрәшүе, авыр вакытта да кулыннан каләмен төшермичә иҗат итүе, халыкчан иҗаты белән халкыбыз тормышында бүген дә актив булуы әйтелде. Кичә презентация белән үрелеп барды.