Балыклинская сельская библиотека - филиал № 45

"Без сәламәт яшәү яклы"дигэн темага әңгәмә.

Балыклы авыл китапханәсендә "Без сәламәт яшәү яклы" дигән темага бик тә эчтәлекле сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрелде.Авылыбыз фельдшеры Ильвира укучыларга наркоманиянең куркыныч чир иканен, тәмәкенең зыяны турында сөйләде.Балалар темага кагылышлы, кызыксынган сорауларын биреп кенә тордылар.                             Соңыннан "Наркомания-кешелек дошманы" дигән китап күргәзмәсе белән, ясаган эмблемалар турында таныштылар.Әңгәмәдән соң укучылар, бу афэт белән барыбызга бергә көрәшергә кирәк икәнен һәм алга таба да ешрак очрашырбыз дигән өметләр белән калдылар.