Республикабызны беләсезме?
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ,6 нчы сыйныф укучылары өчен “Республикабызны беләсеңме?” исеме астында викторина үткәрелде. Ватанпәрвәрлек - үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә мәдәнияткә мәхәббәт ул. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен , гореф –гадәтләрен , йолаларын , шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү дә кирәк. Балалар Республикабызның дәүләт символлары белән таныштылар, Татарстаныбыз турында мәгълүмат алдылар. Чарабыз әлеге теманы ачучы викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.