Яныльская сельская библиотека - филиал № 44

Мин яратам сине Татарстан

Татарстан Республикасы көне. Казан шәһәре көне уңаеннан киң катлам укучылары өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”  исеме астында әдәби- музыкаль кичә  үткәрелде,” Татарстан- бәйсез Республикам, бәхетле мин, синдә туганга!” китап күргәзмәсе төзелде.. Әлеге кичә Татарстан гимны астында укучыларның пролог өлеше белән башланып китте.Казан тарихы, аның риваятьләре сәхнәләштерелде.Укучылар Республикабыз буенча виртуаль сәяхәткә чыктылар,  тарихи урыннары турында өстәмә мәгълүматлар тупладылар. Кичә җыр һәм бию белән үрелеп барылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә “Безнең уен” дип аталган интеграль уен уйналды.Бәйрәм тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.