“Тапкырларга табышмак”
15 февраль көнне Ятмас Дусай авылы китапханәсендә “Фольклор укыйбыз” акциясе кысаларында “Тапкырларга табышмак”исеме астында табышмаклар кичәсе уздырдым.Бу уен-ярыш формасындагы кичәнең максаты:
-балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру;
-логик фикерләүләрен үстерү
-туган телгә мәхәббәт тәрбияләү
-үзеңнең белемең өчен тырышу, уңышлар өчен сөенү, ярышта гадел булу, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Бу табышмаклар кичәсендә укучылар төрле темаларга багышланган табышмакларның җавапларын әйттеләр.Китап укучыларга татар халык иҗаты – табышмаклар китабына күзәтү ясадым. Соңыннан табышмаклар кичәсенә нәтиҗә ясадык.
Катнаштылар:3-5 сыйныф укучылары 5 бала.