Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Кукмара төбәгеннән чыккан кыргыз әдибе”

Быел 12 декабрьдә дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы Чыңгыз Терекол улы Айтматовның тууына 90 ел тула. Шушы уңайдан Ятмас Дусай авылы китапханәсендә “Кукмара төбәгеннән чыккан кыргыз әдибе”исеме астында китапханә сәгате үткәрдек.Китап укучыларны язучының иҗаты,тормыш юлы белән якыннан таныштырдым. Мәгълүм булганча, безгә язучы  “Беренче укытучы”, “Анам кыры”, “Гасырдан да озын көн”, “Кызыл яулыклы гүзәлкәем” кебек әсәрләре аша яхшы таныш Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының нәсел тамырлары Татарстанның Кукмара районына барып тоташа…Китапханә сәгатендә  Ч. Айтматовның “Беренче укытучы” хикәясен кычкырып укыдык,язучының  бу хикәясе аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләдек.

Катнаштылар: 5-7 сыйныф укучылары 4 китап укучы.