Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Сөмбелә кунакка дәшә”

22 сентябрь көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә “Сөмбелә кунакка дәшә”исеме астында көзге уңышлардан күргәзмә оештырдык. Күргәзмәдә иң эре шалкан, кабак, чөгендер, кишер, бәрәңге, суган, кыяр, помидор, кәбестә һәм башкалар урын алды.

     Китап укучыларның тапкырлыкларын,җитезлекләрен  сынап табышмаклар бәйгесе,уеннар  оештырдык, Бәйге – бакча җимешләрен танып белүгә багышланган иде. Мәсәлән:

1.Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште (алма)

2.Озын, яшел – түтәлдә

Сары, тозлы – кисмәктә (кыяр)

3.Үзе йомры – ай түгел

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел (шалкан) һ.б.

Китап укучылар яшелчәләр турында шигырләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.Ә кичә ахырында без укучыларны карбыз һәм кавын белән сыйладык.

Катнаштылар : 1-4 сыйныф укучылары,9 укучы.