"15 май - Халыкара гаилә көне"
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Ятмас Дусай авыл китапханәчесе күп балалы (6 бала тәрбияләүче)гаиләдә Газизовларда булды. Гаилә көне белән котлады.Китап- журналлар тәкдим итте.Балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлары Лилия гаилә көне белән котлап Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен бүләк итте.