”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә”
8 май көнне Ятмас Дусай авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.Бу бәйрәмне оештыруда без дәүз өлешебезне керттек.Бәйрәмгә килгән кунакларны китапханәмә чакырдым,алар белән әңгәмә уздырдым,китаплар,журналлар тәкъдим иттем, очрашу мизгелләрен фотога төшердем.Бәйрәм тантанасында эчтәлекле шигырләр,моңлы җырлар,дәртле биюләр карадык.Соңыннан чәй табыны артында әңгәмә корып тәмләп чәй эчтек.Озатканда “Искра” агрофирмасы әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырдык.Бәйрәмгә килә алмаучы тыл ветераннарының бүләкләрен өйләренә алып барып тапшырдык.