“Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз”
Ятмас Дусай авылы китапханәсендә 1 март - бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата китап укучылар белән сәләмәт яшәү рәвеше кысаларында “Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз”исемле китапханә сәгате үткәрдек.”Тормыш афәтләре”стенды янында китап укучылар белән наркотиклар,тәмәке,спиртлы эчемлекләрнең кеше тормышына никадәр куркыныч тудыруы хакында сөйләштек.
Әгәр дә кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барса, спорт белән шөгыльләнсә, мәктәптә төрле түгәрәкләргә йөрсә,әдәби әсәрләр укыса, аның яман гадәтләр белән дуслашырга вакыты да калмас иде,дип әңгәмәбезне төгәлләдек.
Катнаштылар: Башлангыч сыйныф укучылары 5 бала.