“Тукай иҗатына сәяхәт”
20 апрель көнне “Китапханә төне - 2018” акциясенә кушылып Ятмас Дусай авылы китапханәсендә китап укучы гаиләләр белән “Тукай иҗатына сәяхәт” исемле кичә үткәрелде.
Максаты: бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту,шигырләрен әкиятләрен кычкырып уку булды.
Тукай иҗатын китапханәдә оештырылган “Тукай иҗатына сәяхәт” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясап таныштырдым , китапларын пропагандаладым.
Без бу көнне гаиләләр белән түбәндәге бәйгеләр оештырдык: “Исемдә калганнар” истә калганмы?,”Табышмак аша Тукайны таныйбыз”,”Бу кайсы әсәрдән?”,”Игътибарлымы без?”,”Кызыклы сораулар”. Шулай ук гаиләләр Г. Тукай ижатына багышланган “Тукайлы кроссворд” чиштеләр.
Барлыгы: 3 гаилә,11 китап укучы катнашты.