Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Татар халык ашлары” китабы - бездә кунакта

Ятмас Дусай китапханәсендәге очрашуны “Татар халык ашлары” китабына  обзор ясауга багышладык.Ул китапны актарган саен авыздан сулар килә. Матур итеп төсле рәсемнәр белән эшләнгән бу китап һәр кешене үзенә җәлеп итә.Тизрәк андагы рецептларны укып чыгып пешерә башлыйсы килә.Безнең бәйрәмгә килгән гаиләләребез дә буш килмәгәннәр:Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары”китабын укып Ахметовлар гаиләсе – бәлеш,Зиннатовлар гаиләсе – кош теле,Фахрутдиновлар гаиләсе – чәк – чәк пешереп алып килгәннәр иде.Алар безне үзләре әзерләгән ризыкларның пешерү нечкәлекләренә өйрәттеләр.Ә соңыннан бергәләп  бу нигъмәтләр белән  чәй эчтек.Бу бәйрәмгә  килгән һәр китап укучы  үзенә кирәк мәгълүматны алды дип уйлыйм.

Катнаштылар:3 гаилә,25 кеше.