Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

"Кошлар - канатлы дусларыбыз"

1 апрель көнне, Бөтендөнья кошларны саклау көне унаеннан, укучылар белән "Кошлар - канатлы дусларыбыз" исемле презентация карадык, кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында әнгәмә үткәрдек. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр. Шуның өчен без кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга, аларны якларга, сакларга тиешбез икәнлеген аңлаттык.

Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары 8 бала