Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

Бәхетсезләр үзенчә бәхетле

13 март көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә  язучы Фоат Садриевка  75 яшь тулуга карата язучының “Бәхетсезләр бәхете”китабына обзор ясадым,китап укучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.Әсәрнең кыскача эчтәлеге белән китап укучыларны таныштырып, аларда кызыксыну уяттым. «Бәхетсезләр бәхете”ндә сурәтләнгән образлар киеренке вакыйгаларда һәм психологик тирәнлектә биреләләр. Ирек белән Зәнфирәнең мәхәббәт газаплары, авыр һәм гыйбрәтле язмышка дучар булган Сөембикә, бушка үткән гомер йомгагын сүтә-сүтә үкенүче һәм бозык юлга баскан уллары Рашат өчен янып-көюче Миңзаһит Арсланов белән хатыны Хәят... Автор тискәре геройларын да кызганып, борчылып тасвирлый. Бер мәртәбә генә бирелгән гомерләрендә бәхетләрен таба алмауларына яки үз бәхетләренә аяк чалуларына чын йөрәктән өзгәләнә. Әсәр оптимистик рухта тәмамлана. Шулай итеп автор авырлыклар аша яктыга, югарыга таба юл алырга кирәклегенә басым ясый, киләчәккә якты өмет уята.

Катнаштылар:9 сыйныф укучылары,5 кеше.