“Елгалар – табигать хәзинәсе”
14 март көнне Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә “Мәрхәмәтлелек атнасы 2018”кысаларында “ халыкара елгалар көненә карата “Елгалар – табигать хәзинәсе” исеме астында китапханә сәгате уздырдым. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.
Республикабыз Татарстан су чыганакларына бик бай. Аның үзәгендә ике зур елга - Идел һәм Чулман (Кама) бергә килеп кушыла. Әлеге зур елгалар борын заманнардан ук Европа һәм Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле юл хезмәтен үтәгән. Шул рәвешчә алар халкыбызга мәдәни һәм сәяси яктан югары дәрәҗәдәге үсешкә ирешүгә ярдәм иткән.
Китап укучылар белән дәресебезне Илдар Юзеевның «Сезнең якта табигать тә башка....»шигырен укып тәмамладык.
Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары 8 бала.