Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Тапкырларга табышмак”

14 февраль көнне Ятмас Дусай башлангыч  мәктәбендә “Тапкырларга табышмак”исеме астында табышмаклар кичәсе уздырдым.Бу  уен-ярыш формасындагы кичәнең максаты:

-балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру;

-логик фикерләүләрен үстерү

-туган телгә  мәхәббәт тәрбияләү

-үзеңнең командаң өчен тырышу, уңышлар өчен сөенү, ярышта гадел булу, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Бу табышмаклар кичәсендә ике команда “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” көч сынашты.Укучылар төрле темаларга багышланган табышмакларның җавапларын әйттеләр.Китап укучыларга татар халык иҗаты – табышмаклар китабына күзәтү ясадым. Соңыннан табышмаклар кичәсенә нәтиҗә ясадык.

Катнаштылар 1-4 сыйныф укучылары 10 бала.