Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Бала җанлы каләм иясе”

16 январь көнне Ятмас Дусай балалар бакчасында балалар язучысы Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулуга карата “Бала җанлы каләм иясе” исеме астында язучының китапларына күзәтү ясадым һәм шигырләрен кычкырып укуны оештырдым.

Безнең алдыбызда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы Хәкимҗан ага Халиковның  дистәдән артык китабы. Барысы да балалар өчен дип язылган, һәммәсе дә балаларга багышланган. Араларында рус телендә басылып чыкканнары да бар. Менә алар: “Йолдызлар ничәү?” (1969), “Шук бабай” (1970), “Тынычлык гөле” (1971), “Энәбикә” (1973), “Озын колаклы батыр”(1974), “Октябрятлар шәһәре” (1975), “Эшләпәле дуслар” (1976), “Конфетное дерево” (1977), “Иң шатлыклы көнем” (1983), “Матурмы син?” (1988), “Сакчы күркә” (1997, “Сакаллы малай” (2002), һ.б.

Хәкимҗан абыйның китабында нәниләр өчен сөенечле битләр күп. Шагыйрьнең бала күңеленә якын йөгерек телле әсәрләр яза алуы, аның нәниләр мохитендә яши торган халык иҗаты әсәрләрен  - балалар фольклорын яхшы белеп, үз әсәрләрен шул халык  традицияләре нигезендә иҗат итүенннән дә килгәндер  бәлки.