“Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә”
Ятмас Дусай авыл китапханәсендә 9 февраль көнне халык язучы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга карата “Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә”исеме астында китапханә сәгате үткәрдем.Китап укучыларга язучының китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттем,китапларына күзәтү ясадым, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырдым.
Чәчмә ,сәхнә әсәрләре авторы ,шагыйрь,әдип һәм халкыбызның каһарман улы Фәнис Яруллинның иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга,чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра.Ул җаныбызны сихәтләндерә,аруландыра,халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗаты китап укучыларның күңелләрен,рухларын,җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.
Катнаштылар:6 китап укучы