Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Иң татлы тел – Туган тел”

1.Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп 13 февраль  көнне  Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә  “21 февраль – Халыкара туган тел көне”нә карата  “Иң татлы тел – Туган тел”исемле китап күргәзмәсе төзедем һәм китапларга күзәтү үткәрдем..Мин  укучыларга   татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләдем, милли гореф-гадәтләребезгә тукталдым.

Бу китап күргәзмәсенең төп максаты: балаларда Туган телгә карата хөрмәт, ихтирам , горурлык хисе тәрбияләү. Туган телнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү.

Катнаштылар:10 укучы.