Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Әкиятләр иленә сәяхәт”

Ятмас Дусай авыл китапханәсе 15 февраль көнне Ятмас Дусай балалар бакчасында “Әкиятләр иленә сәяхәт”исемле әкият уку сәгате оештырды.Балаларга әкиятләрнең килеп чыгышын аңлаттып үтте.Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре.Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау,мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган.Әкиятләрнең теле гади,аңлаешлы.Бүгенге очрашуыбызда  балаларга «Ак бүре», «Камыр батыр», «Үги кыз» әкиятләрен укыдым. Ә соңыннан балалар белән фикерләрен уртаклаштык.Әкиятләр аша балаларны татар халык иҗаты белән  таныштырдым.. Рус язучысы Константин Паустовский: «Әкият ул балаларга гына түгел ,ә бәлки олыларга да бик кирәк. Ул күңелдә бөек һәм кешелекле хисләр чыганагы булган дулкынлану тойгасы уята. Ул безгә тынычланырга ирек бирми һәм каршыбызда җем-җем итеп торган яңа киңлекләр ача, бүтәнчә яшәү мөмкинлеген күрсәтеп, ул һаман да җанны бимазалап тора һәм бөтен хыялларны тормышка ашуны теләргә мәҗбүр итә. Аның кыйммәтлелеге инде менә шунда».

Катнаштылар:9 бала