"Сталинградның 200 көне һәм төне"
Ятмас Дусай авыл китапханәсендә 29 январь көнне 9 сыйныф укучылары белән Сталинград сугышының 73 еллыгына багышланган, “Сталинградның 200 төне һәм көне” исемле китапханә дәресе үткәрдем. Китап укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында сөйләдем. Аннары китап укучылар Сталинград сугышына багышланган видеоязма карадылар. Китапханә дәресендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
Сталинград сугышында тарихка кереп калган “Павлов йорты” күрсәтелде. Герой кала исеме бирелү, “Сталинград оборонасы өчен” медале булдыру турында укучылар мәгълүмат алды һәм викторина сорауларына җаваплар тыңланды. Герой – шәһәр турында презентация күрсәтелде. Әлеге теманы яктырткан әсәрләр, китаплар белән укучыларны таныштырдым.
Катнаштылар : 6 китап укучы.