“Сабантуй кунакка килгән”
Ятмас Дусай авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникулын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырышам.26 декабрь көнне “Сабантуй кунакка килгән” исемле китапханә сәгате үткәрдем.Китап укучыларны “Сабантуй” балалар журналы белән якыннан таныштырдым.Кызыклы мәкаләләрдән өзекләрне кычкырып укыдык.
Максаты: китап укучыларда “Сабантуй” журналына карата мәхәббәт тәрбияләү,укырга кызыксыну уяту.