"Мәүлид мөбарәк булсын!"
11 декабрь көнне Ятмас Дусай авылының «Зәйтүнә” мәчетендә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Әлеге кичәдә Пәйгамбәребез тарихы турында тулы мәгълүматлар сөйләнде, мөнәҗәтләр укылды. Авыл халкы сый-нигъмәтләрдән авыз итте.Күңелләребезне иман нуры тагын да ныграк яктыртсын, җылытсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын.Бу чарада без дә читтә калмадык,оештыру эшләрендә һәм аш – су әзерләүдә катнаштык.