Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Тәмәкегә – юк!”

Ятмас Дусай авыл китапханәсендә  “17 ноябрь – халыкара тәмәкедән баш тарту көне” уңаеннан 18 нче ноябрь көнне  “Тәмәкегә – юк!” исемле китап күргәзмәсе  һәм  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап  шул  темага китап укучылар белән әңгәмә үткәрдем.Китап күргәзмәсенә түбәндәге китапларны урнаштырдым: Н.Ибраһимова “Тәмәкенең зарары”, Ф.Галләм “Сәламәтлек телим”,В.С.Михайлов “Саулыгым – байлыгым”.

Катнаштылар: төрле яшьтәге 15 китап укучы.

Максаты:Тәмәкенең кеше организмы өчен зарары

Китап укучыларга Н.Ибраһимовның “Тәмәкенең зарары” китабы буенча  аңлату эшләре алып бардым.Китап түбәндәге бүлекләрдән тора:

1.Тарих ни сөйли.

2.Тәмәке  агу.

3.Тәмәке тартуны ничек ташларга ?

Соңыннан китап укучыларның сорауларына җавап бирдек, аларның фикерләрен тыңладык.