Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Әнием якты кояшым”

25 ноябрь көнне Ятмас Дусай авылы мәдәният йортында   әниләр көненә карата “Әнием якты кояшым”исемле әдәби музыкаль кичә үтте.Бәйрәмдә әниләребезне котлап  матур җырлар җырланды,дәртле биюләр биелде,бай эчтәлекле шигырләр сөйләнде,җаннарны эретерлек,күзләрне яшьләндерерлек искиткеч сүзләр әйтелде.Кыскача әйтсәк,  кичә дәвамында бөек әниләребезгә хөрмәт, дан җырланды.
Ә мин китапханәче буларак “Ак яулыклы әниләребез””исемле китап күргәзмәсе оештырдым.Әниләребезгә дан җырлаучы язучыларыбызның китапларын урнаштырдым.Мәсәлән:Роберт Миннуллин “Уфа – Казан юллары”,Шәмсия Җиһангирова “Илаһият”,Резеда Вәлиева “Күңелем гөлләре”,Разил Вәлиев “Том 1”  һ.б.
 
Катнаштылар:төрле яшьтәге 15 китап укучы.