Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Күңелләр сафланадыр иман белән”

Ятмас Дусай авылы китапханәсендә  авылыбызның имамы  - Фаиз хәзрәт балаларда дини тәрбия тәрбияләү максатыннан  башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелләр сафланадыр иман белән” исемле тәрбия сәгате үткәрде.. Дәрестә "Нәрсә ул ислам”, "Нәрсә ул иман” темаларына әңгәмә үтте.Балаларга ислам, иман төшенчәләре аңлатылды, пәйгамбәребез Мөхәмәмәт с.г.в. турында сөйләнде. “Иман юлы – туры юл” дигән китап күргәзмәссе куелды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.Мин,китапханәче буларак укучыларга “Мөхәммәт Пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр”исемле китап укырга тәкъдим иттем.Укучылар үзләре белгән догаларын сөйләп күрсәттеләр.

Катнаштылар: 5 китап укучы