«Бер очрашу –узе бер гомер»
1 октябрь –халыкара олкэннэр коне. Кайчандыр бергэ эшләгән хезмәттәшләрне ,яшьлек дусларын, чордашларны, таныш-белешләрне очратып, хәл-әхвәл белешү,истәлекләрне барлау мөмкинлеге тудырган бу бәйрэмне өлкәннәр ел да көтеп алалар.Быел да шул традиция кабатланды, Ятмас Дусай жирлегендә яшәүче хезмәт ветераннары чакырылган иде. Телләре , диннәре гореф-гадәтләре дә , сугыш елларында алар кичергән авырлыклар да бер үк, ачлык-ялангачлык, үлем белән күзгә –күз очрашу, авыр хезмәт – берсе дэ читләтеп утмәгән абый-апаларны.
Җирлек рәисе Гарифуллина Фирая өлкәннәребезне котлап : «һәркайсыгызга да тыныч, имин тормыш, нык сәламәтлек, озын гомер телим. Беркемгә дә мохтажлык кичерергә язмасын.Дәүләт ярдәмен тоеп, алган пенсияләрегезнең игелеген күреп яшәсәгез иде» диде.Ә без мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәребезне «Бер очрашу –узе Бер Гомер» исемле әдәби музыкаль кичәдәге бай эчтәлекле шигырьләр , моңлы жырлар, матур биюләр белән котладык.