“Халкыбызның моң чишмәләре “
Җыр – музыка –кешенең гомерлек юлдашы.Бабаларыбыз элек –электән җырга – моңга гашыйк булган.Шатлыкта да, кайгыда да, сөюдә дә, сагышта да моңланганнар.Кайгыда җырлап күңелләрен юатканнар, шатлыкта хисләрен күңелле, шат җырлар белән бүлешкәннәр.
1 нче октябрь көнне, көн дәвамында китапханәдә укучыларыбыз игътибарына халыкара музыка көненә багышланган“Халкыбызның моң чишмәләре “ исемле кургәзмә тәкъдим ителде.. Күргәзмәдә күренекле шәхесләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты кергән китаплар урын алды.Мәсәлән: Разим Вәлиуллин “Күңел дулкыны”,Мирсәет Яруллин “Таң кызы”, Флүр Баһаутдинов “Зифа Басыйрова”, Азат Хөсәенов “Җырдан такыялар үрәм” һ.б.
Максаты:Китап укучыларны легендар җырчыларыбыз, композиторларыбыз белән якынрак ташыштыру, милли көйләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Катнаштылар: төрле яшьтәге китап укучылар. 5 китап укучы.