“Табигатьтә кунакта”
“Көзге мәрхәмәтлелек – 2017” кысаларында Ятмас Дусай башлангыч мәктәбе укучылары белән “Табигатьтә кунакта” исемле экологик сәгать үткәрдем. “2017 ел-Россиядә экология елы”,”2017 ел –Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” булын кабат искәртеп үттем һәм табигать китапларына күзәтү ясадым.Мәсәлән:күренекле рус язучыларының (М.М.Пришвин,В.В.Бианки,Н.И.Сладков) хикәяләре тупланган”Рассказы о природе” китабына тукталдым.Андагы берничә хикәяне(“Ёж”,»Сирень и рябина»,»Пушок») кычкырып укыдык.
Табигатькә багышланган табышмаклар әйтештек.
Катнаштылар: 1-4 сыйныф укучылары 10 бала.