Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Татарстан – туган йортыбыз”

Бүген 15 нче сентябрь көнне, мин  -авыл китапханәчесе, Ятмас Дусай      башлангыч мәктәбе укучылары белән  “Бердәм  Мәдәни дәрес”кысаларында “Татарстан – туган йортыбыз”исемле китапханә сәгате үткәрдем.Әлеге  дәрестә”Укучының мәдәни көндәлеге”исемле презентация тәкъдим иттем. Мәдәни көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итә.

Шулай ук балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлаттым.

Дәрестә  укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләдем. “2017 ел –Кукмара районында Мәдәният елы” буларак”Кукмара шәһәре буйлап сәяхәт”исемле китап күргәзмәсе тәкъдим иттем.Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясадым.

Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп укучыларга китаплар бүләк иттем һәм китапханәгә чакырып калдым.

Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары 10 бала.