Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Онытырга хакыбыз юк!”

Ятмас Дусай авыл китапханәсендә 25 август көнне  Җәлилчеләрне искә алу көненә карата “Онытырга хакыбыз юк!”исем астында китапханә сәгате үткәрдек.

Җәлил татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелде.Аның исеме бөтен планетабызга мәгълүм.Ә бит ул берьялгызы булмаган – үлем җәзасын ун сугышчан дусты белән иңгә –иң торып каршылаган.

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетензе төрмәсендә фашистлар гильотинада Җәлилчеләрне җәзалап үтерделәр.Әңгәмәбез  шул хакта барды.

Катнаштылар:төрле яшьтәге 7 китап укучы