“Без Сезне онытмыйбыз” ,3 декабрь – Билгесез солдат көне
3 декабрь – Билгесез солдат көне.Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде.Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән.Шул максаттан Ятмас Дусай авыл китапханәсендә “Без Сезне онытмыйбыз” исеме астында хәрби сәгать уздырдык.Китап укучыларга бу көннең килеп чыгышы турында аңлатма бирдем,2014 елның 3 декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.Яу кырында башларын салып,исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу,аларның батырлыгы алдында баш иеп,хәтерләрен яңарту максатыннан мәдәният йорты каршындагы сугышчан солдат һәйкәленә венок Һәм чәчәкләр куйдык.
Катнаштылар: 6- 7сыйныф укучылары 5 укучы.Вакыты: 15.30.