"Дастаннарда яшәр Сезнең батырлык !"
8 май көнне Ятмас Дусай мәдәният йорты каршындагы, яу кырында ятып калган авылдашларыбызның якты истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек җиңүнең 72 еллыгын каршылап ”Дастаннарда яшәр Сезнең батырлык!"исемле тантаналы бәйрәм кичәсе булды.Катнашучыларның кулларында бабаларыбызның портретлары,без аларны хөрмәтләп бер минутлык тынлык белән искә алдык...Укучылар килгән кунакларны эчтәлекле шигырләр,моңлы җырлар,дәртле биюләр белән сәламләделәр.Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.
Катнаштылар: җирлек рәисе Ф.Гарифуллина, тыл ветераннары, ветераннар советы рәисе В.Файзрахманов, мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп укучылары (25 кеше).