Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”

16 апрель  көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә китап укучыларга “Язгы  мәрхәмәтлелек атнасы”башлануы хакында  сөйләп үттем һәм бу акциядә катнашырга чакырдым.Алдагы көннәрдә эшләнәчәк эш планы  белән таныштырдым.  Шулай ук  бу көнне үзебезнең җирлек территориясен чүп-чардан  арындырдып җир-анабызга, табигатебезгә яхшылык  эшләдек.

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы -2017 ел  кысаларында 17  апрель  көнне  бертөркем китап укучылар белән ялгыз яшәүче Альмиева Миннур апаның  өй каршындагы карын  таратырга  булыштык.

Катнаштылар:4 китап укучы

Ятмас Дусай авыл китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы -2017” кысаларында өлкән яшьтәге пенсионерларны электрон хезмәттән файдалану серләренә өйрәттем,өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә,табибка күренергә талон алырга,пенсия фондына һәм башка бик күп өлкәләргә мөрәҗәгать итеп  булуын аңлатып,күрсәтеп үттем.Замана уңайлыкларыннан файдаланырга өндәдем.