«Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы”
Үләннәр белән дәвалану,ягни фитотерапия,безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән гыйлем.Әмма ....”белеп куллансаң дару,белми куллансаң агу”,дип,халык юкка гына әйтмәгән.
Безнең бүгенге очрашуыбыз җәй буе җыеп киптергән,хәзерге көнгә кадәр кадерләп саклаган дару үләннәре хакында.”Ак калфак “ клубына йөрүче хатын –кызларыбызның һәрберсе үзләре белән дару үләннәре алып килделәр һәм без кайсы үлән нинди авыруга дәва икәнен китапханәбездәге “Урман аптекасы”,”Дару үсемлекләре” китапларыннан укып белдек.Мәсәлән:миләш кан тамырларын ныгыта,кура җиләге аспиринны алыштыра,ак әрем антибиотикролен үти,юкә чәчәге тын юлларын дәвалый,каен бөресе ревматизмны,тире авыруларыннан дәвалый,зәңгәр мәтрүшкәне йокысызлыктан интеккәндә кулланганнарын укып белдек һәм башкалар.
Ә соңыннан шул үләннәрне чәйгә салып,үзебезгә фитотерапия дәвалау сәгате ясадык.
Катнаштылар: 6 хатын –кыз.27.01.22.Сәг:19.00