Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

«Холокост корбаннарын искә алабыз»

Ятмас Дусай авылы китапханәсе 26 январь көнне Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көненә багышланган  «Холокост корбаннарын искә алабыз»исеме астында патриот сәгать  үткәрде. 78ел элек Кызыл Армия Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2005 елдан әлеге дата Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Холокост-инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү”дигәнне аңлата.Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.

Катнаштылар: 1-4  сыйныф укучылары 14кеше.