Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Татарның аш – су остасы”

28 февраль көне Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелә. Бу көн әле чагыштырмача күптән түгел, 2006 елда гынә бәйрәм ителә башлый. 28 февраль көне юкка гына сайлап алынмаган. Нәкъ менә 1927 елның әлеге көнендә легендар татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов туган.

 Безнең Ятмас Дусай китапханәсе дә бу бәйрәмнән читтә калмады,китап укучылар белән”Татар халык ашлары” бездә кунакта” исемле китап күргәзмәсе һәм “Татарның аш – су остасы” исемле түгәрәк өстәл оештырды.Китап укучыларны үзебезненң милли ризыкларыбыз белән, легендар татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов белән таныштырды.

Катнаштылар: төрле яшьтәге китап укучылар,12 кеше.