“Сыйфатлы орлык сайлыйбыз”
Ятмас Дусай авыл китапханәсе каршында оештырылган “Ак калфак” хатын – кызлар клубында 10 февраль көнне “Сыйфатлы орлык сайлыйбыз”исеме астында түгәрәк өстәл оештырдык. Бакчасы булган кешеләрнең "язгы кыр эшләре" башланырга санаулы көннәре калып бара. Инде күбегез орлык ала торгандыр. “Язның бер көне ел туйдыра”, ә көзге уңышның сыйфаты орлыктан тора. Орлык сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Орлыкны кайдан алырга? Бүгенге очрашуыбызда без менә шул сорауларга җавап таптык.Ә безгә боларны беләргә Ф.Зыятдиновның “Ям һәм тәм яки безнең бакча” китабы ярдәм итте.
Катнаштылар: 7 хатын – кыз.Вакыты:19.00.